Ризат Рамазанов: «3 ел урын өстендә ятканнан соң, кабат йөрергә өйрәндем»

ТНВ каналында чыга торган Лилия Кадыйрова белән «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта җырлы гаилә Ризат һәм Зинира Рамазановлар булган. Балачакта алар икесе дә авыр тормыш юлы узган. 

«Иртә белән йөреп китеп булмый иде, тез авыртты. Сабада тезне төшереп карагач, барысы да тәртип иде. Ничә көн эчендә генә дә 6-7 тапкыр төшерделәр. Аннан Казанга җибәрделәр. Яшел Үзәнгә тернәкләнергә киттек. Без ул вакытта бер атна, бер ай ятып кайтырбыз дигән идек, ә ул өч елга сузылды. Мин кабат йөрергә өйрәндем», — дип сөйләде Ризат.

Тулы тарихны «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын карап белә аласыз.

 


Фикер өстәү