Владимир Путин күпбалалы гаиләнең бердәм статусы турында указга кул куйган

Россиядә федераль дәрәҗәдә күпбалалы гаилә статусы билгеләнгән. Бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган. Документта шулай ук мондый гаиләләр өчен ярдәм чаралары билгеләнгән.

Моңа кадәр төбәкләрдә күпбалалы гаилә критерийлары мөстәкыйль билгеләнгәнлектән, бу мәсьәлә төрле җирдә төрлечә каралган. Шуны истә тотып, узган елның мартында Россиядә күпбалалы гаиләнең бердәм билгеләмәсен булдыру турында тәкъдим кертелгән. Аны шундук Министрлар Кабинетында хуплаганнар.
Критерийны Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы булдырган. Шулай итеп, гаиләдә балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк бала (шул исәптән тәрбиягә алынган балалар) тәрбияләнсә, бу күпбалалы гаилә булып санала.


Фикер өстәү