Кара диңгез акваториясе өстендә Украинаның 22 пилотсыз очкычы юк ителгән

Россия ПВО системалары тәүлек эчендә Украинаның 32 пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр, шуларның 22 — Кара диңгез акваториясе өстендә, дип хәбәр итте оборона министрлыгы Telegram-каналда.

«Төн дәвамында Кара диңгез акваториясе өстендә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары белән 22 пилотсыз очу аппараты табылган. Барлык БПЛА да зенит ракета комплекслары уты белән юк ителгән яки радиоэлектрон көрәш чаралары белән бастырылган», — диелә гаризада.


Фикер өстәү