Татарстанда яшәүче сөеклесен күршесенә күченгә өчен үтергән

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте Алабугада яшәүче 42 яшьлек хатын-кызны үтерү буенча тикшерү тәмамлануы турында хәбәр итте. Җинятьтә аның белән бергә яшәгән ир гаепләнә.

2023 елның 2 мартында ир белән хатын күршеләрендә кунакта булганнар. Кәеф-сафа корып утыру тәмамаланып килгәндә алар арасында низаг чыккан. Низагның сәбәбе – хатынның өйләренә кайтырга теләмәве булган. Кимсетелгән иргә үзенә генә өенә кайтып китәргә туры килгән.

Икенче көнне хатын кайткан кайтуын, ләкин әйберләрен алырга гына. Шуннан соң ул күршесенә күченгән. Берникадәр вакыттан соң, кимсетелгән ир сөйгәне артыннан пычак белән кергән һәм аның муенын җәрәхәтләгән. Хатын алган җәрәхәттән үлгән. Тоткарланганнан соң ир-ат гаебен тулысынча таныган.

«Тикшерү җитәрлек дәлил җыйган, шуңа бәйле рәвештә җинаять эше расланган һәм гаепләү нәтиҗәсе белән судка карау өчен җибәрелгән», – дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү