Курган өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Курган шәһәрендә һәм Шадрин муниципаль округындагы Йолдыз авылында хәл элеккечә катлаулы булып кала бирә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Курган өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүрт урман янгынының өчесе чикәнгән (Варгашинск, Кетовск, Далматовск муниципаль округлары территориясендә), Белозерский муниципаль округында урман яну чикләнмәгән.

Янгын сүндерү өчен көч һәм чаралар төркемен арттыру эше дәвам итә. Хәзерге вакытта янгын сүндерүдә 1029 кеше һәм 335 берәмлек техника катнаша, шулай ук  авиация дә җәлеп ителгән.

Курган өлкәсе территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

 

 


Фикер өстәү