Владимир Путин Россия авиакомпанияләре өчен Грузиягә очышларны яңартуны күздә тоткан указны имзалаган

Россия авиакомпанияләре янә Грузиягә очарга мөмкин. Президент Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган, дип хәбәр итә “Российская Газета”.

Документта Россия авиакомпанияләренә Грузия территориясенә очуны вакытлыча тыйган указның үз көчен югалтуы таныла. Моннан тыш туроператорлар һәм турагентларга бу илгә турларны вакытлыча сатмау тәкъдим ителгән булган. Тыю 2019 елның 8 июленнән гамәлдә булып килгән.
Шулай ук 15 майдан Грузия белән визасыз режим яңартыла. Россиягә 90 көннән артыграк вакытка килүчеләргә яисә илебезгә эшләргә килүчеләргә генә визалар таләп ителәчәк. Грузия гражданнары өчен Россиягә керүнең яңа тәртибе 15 майдан үз көченә керә.
Сүз уңаеннан Грузиянең Россиягә карата санкцияләр кертмәвен искә төшерик.
Транспорт министрлыгында сөйләп үтелгәнчә хәзерге вакытта авиакомпанияләр очышларны яңартуга әзерләнә. Шулай итеп, һәр атна саен Мәскәүдән Тбилисига һәм, киресенчә, 7 рейс ясалачак.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Россиянең 15 авиакомпаниясе самолетлары 22 илгә оча. Шул исәптән Әзербәйҗанга, Әрмәнстан, Беларусь, Мисыр, Израиль, Һиндстан, Шри-Ланкага һ.б.


Фикер өстәү