Паркта агач авып бер бала һәлак булган

Биш кеше зыян күргән.

9 май көнне көндез Саратов шәһәренең бер паркында агач ауган. Биш кеше зыян күрә, икесе урында ук үлә: 9 яшьлек кыз һәм 80 яшьлек хатын-кыз.Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Белгечләр урында тикшерү алып бара, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

 


Фикер өстәү