Бүлмә гөлләре — табиб

Бүлмә гөлләре һаваны чистартып кына калмыйча, бик күп кенә чирләрдән дә дәвалый.

Алоэ. Бу гөлнең яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр линолеумнан таралган агуларны йота. Алоэ – кислород чыганагы. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз. Алоэ суы томау төшүне, ашказаны авыртуларын дәвалый. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага куярга була. Ул яраларны тиз төзәтә, яхшы дезинфекция чарасы булып тора.

Яран гөл. Яран гөл бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дымга каршы көрәшә. Ә җәен чебеннәрне куркыта. Бу гөл аш, йокы бүлмәсе өчен яхшы. Яранның исе кан басымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

Кактус. Ул компьютердан чыккан нурланышны да йота.

Миләүшә. Аларга карап торган кеше депрессиядән арына. Миләүшә барлык бүлмә өчен дә туры килә. Ул тынычландыра, төрле төсләре белән өйнең ямен арттыра.

Фикус. Ул бүлмәне кислород белән баета, тузан суырткыч кебек начар агуларны җыя.

 

Фото: gruenstadt.ru


Фикер өстәү