Нәсел җебе. «Мондый бәйгедә җиңелүчеләр булмый»

Милли киемнәргә, җыр-биюләргә, истәлекләргә, хәтер-хатирәләргә искиткеч бай үзенчәлекле бу бәйрәм күзләрдән яшьләр дә чыгарды, сөендерде дә, көендерде дә. Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Сәхнәгә аяк баскан һәр гаилә тарих битләрен актарды бит. Ә аның төпкелендә ниләр генә юк!

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты оештырган «Тарихта без эзлебез» фестиваленең бишенчесе узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рәис, беренче чиратта, бәйгедә катнашучыларны да, тамашачыларны да Халыкара гаилә көне белән котлады.

— Еллар үткән саен, без ата-бабаларыбыз, нәсел җепләребез турында күбрәк уйланабыз, – диде ул. – Татарда, җиде бабаңны бел, дигән гыйбарә дә бар бит. Моннан биш ел элек оешкан шәҗәрә фестивале, чыннан да, халкыбыз арасында бик зур популярлык казанды. Иң мөһиме, ул гаиләдәге элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә. Һәр гаилә – республикабыз, илебез тарихы.

«Тарихта без эзлебез» проекты 2019 елда башланып киткән иде. Вакыт аз гына үткән кебек югыйсә, әмма эшләнгән эшләр санап бетергесез булып чыкты. Аларның һәрберсе нәселдән-нәселгә килгән гореф-гадәтләрне саклауга, җәмәгатьчелекнең игътибарын тарихны өйрәнүгә юнәлткән.

Фестиваль ел саен өч этапта үткәрелә: башта районнарда оештырыла, җиңеп чыкканнар зона ярышларында катнаша, «иң-иң»нәре республика беренчелегендә көч сынаша. Быел андыйлар алты гаилә иде. Беренче этапта 186 гаилә катнашкан. Зона ярышлары Мөслим, Зәй, Әлки, Балтач, Чүпрәле районнарында үткәрелгән. Анда 47 гаилә үз осталыкларын күрсәткән. Фестивальнең программасы да бик саллы: ул ике өлештән тора. Беренчесендә – гаилә әзерләгән милли ашлар күргәзмәсе, икенчесендә – «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем!» дип аталган бәйге. Менә шушы бәйгедә ярышучылар үзләрен төрле яклап күрсәтергә омтыла да инде.

Архив эшләре буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова бу чараның тагын бер әһәмиятле ягын ассызыклады. «Шәҗәрә фестивале Татарстанда төрле милләт халыкларының дус һәм тату яшәвен раслый. Моның шулай икәнлегенә төшенү өчен, катнашучылар, я булмаса зона ярышларында җиңүчеләр исемлегенә күз салу да җитә», – диде ул бу җәһәттән.

Аксубай районыннан килгән Андреевлар, мәсәлән, чуаш милләтеннән. Аларның Энтри-Андреев нәселе бик еракка – XVII гасырда Казан губернасындагы Чистай өязенең Сөнчәле авылында туып-үскән Иван Федоровка барып тоташа. Бабалары җир кешесе була: игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Ә хәзер бу нәселдә кемнәр генә юк! Беренче Бөтендөнья, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларын да искә алдылар, педагоглар, төбәкне өйрәнүчеләр дә шактый булып чыкты.

Ютазы районы данын якларга килгән Абдрахмановлар нәселе исә Дагыстан республикасыннан юл ала. Ерак бабалары Магомед Харьковны азат итүдә катнаша һәм, контузия алып, әсирлеккә төшә. Репрессияләнгәч, аны Ютазы районына җибәрәләр. Дөрес, аның Дагыстанда гаиләсе була, өч баласы да үсеп килә. Әмма туган якларына кайта алудан өметен өзгән ир-ат яңадан тормыш корырга уйлый: Фатыйма исемле татар кызына өйләнә. Тупырдашып, биш бала туа. Мәдәнияткә һәвәс кешеләр булып чыга аларның нәселе. Күбесе, республика буенча үзешчән сәнгать бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулый. Арада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алучылар да байтак. «Ютазы йолдызлары» бию ансамблен җитәкләүчеләр дә – шушы нәселдән. Шунысы сокландырды: гаилә Дагыстанда яшәүчеләр белән дә элемтәдә тора. Магомед бабаларының беренче хатынының фотосы әлегә кадәр йорт диварында эленеп тора икән.

Казанның Мәскәү районында яшәүче Лозовой-Ярцевлар гаиләсе исә, 9 буынга кадәр барып җитеп, туган тиешле 693 кешене эзләп тапкан. Алар арасында руслар да, татарлар да, белоруслар, үзбәкләр, украиннар да бар. Һөнәрләре дә күп төрле: табиблар, педагоглар, инженерлар, хәрби хезмәткәрләр, спортчылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре – кыскасы, санап бетергесез. Бу нәселдә 14 хезмәт ветераны бар. Педагоглык стажы – 927 ел! Балалар, оныклар бу санны тагын да арттырырлар әле дип тә өметләнәләр.

Хантимеровлар Саба районының Тимершык авылыннан килгән. «Авылда безнең Хантимер бабабыз кулы тимәгән бер генә йорт та булмаган», – ди  алар. Баксаң, әле хәзер дә нәсел-нәсәпләре белән балта осталары, йорт салучылар икән. Алтмышынчы елларда бабалары үз нигезләреннән ерак түгел чишмә таба, чистарта. Авылдашлары аны хөрмәт белән «Хантимер чишмәсе» дип йөртә.

Зәй районы Имәнлебаш авылыннан килгән Әхмәтҗановлар исә фамилияләренә тугрылык саклый алганнар. Аларның нәселендә гел татарлар, ялгышып та башка милләт кешесе катышмаган. Чабата үргәндә кулланылган шөлчедәге (анысын чормадан тапканнар) тавык тәпие  сурәте аларның нәсел тамгасы булып чыккан. Әллә инде шуның шаукымы, бер улыбыз тавык фермасын җитәкли хәзер, дип көлешеп тә алдылар.

Кайбыч районыннан килгән Гарәфетдиновларның нәсел тамыры исә җырчы Галия Кайбицкаяга барып тоташа. Бабалары Афзалның улы Рәфыйк Гарәфетдинов – тарих фәннәре докторы. Олы Кайбыч авылындагы урамга аның исеме бирелгән, истәлек тактасы да куелган.

Рөстәм Миңнеханов, чара ахырында барлык катнашучыларга да, оештыручыларга да рәхмәт әйтеп, чын күңелдән котлады. «Мондый бәйгедә җиңелүчеләр булмый», – диде ул. Әмма, ничек кенә булса да, мәртәбәле жюрига барыбер җиңүчеләрне билгеләргә туры килә. Шулай итеп, юбилей елында фестивальдә беренче урынга – Саба районыннан Хантимеровлар, икенче урынга – Аксубай районыннан Андреевлар, өченче урынга Казаннан Лозовой-Ярцевлар гаиләсе лаек булды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Сан

Биш ел эчендә «Тарихта без эзлебез» фестиваленең өч этабында 700дән артык гаилә, 10000нән артык кеше катнашкан.

Катнашучыларның иң кечкенәсенә – 4 ай, иң өлкәненә – 97 яшь.

Бер гаиләдән 80гә якын кеше катнашкан очраклар булган.

40 елдан артык бергә яшәүчеләрнең фестивальдә катнашуы – еш очрый торган күренеш.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү