Яшел Үзән районында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар өчен бәйрәм оештырганнар

Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйлар өчен Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган бәйрәм бик күңелле узды!

Уеннар һәм төрле бәйгеләр балалар гына түгел, өлкәннәр күңеленә дә хуш килде.
Җиңүчеләрне бүләкләр өчен Нурлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм Нурлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин килде.


Соңыннан барысы да түгәрәк өстәл артында утта пешерелгән коймаклар белән самовардан чәй эчәргә җыелды.

Рәйсә Миңнуллина, Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе


Фикер өстәү