Татарстанда бер таксист 80 яшьлек әбине мошенникларга 200 мең сум бирүдән коткарып калган

Яшел Үзәндә такси йөртүчедән посылка китереп бирүне сорап шалтыратканнар. Күрсәтелгән адрес буенча килгәч, аңа бер әби төргәк тапшырган.

Таксист төргәкне алганнан соң, клиенты белән янә элемтәгә кергән. Ул төргәкне Казанның Гвардейская урамында яшәүче “абыйсы”на тапшыруны сораган. Шулчак таксист, ниндидер начарлык сизеп, төргәкне тапшыру урынына полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ачыклаганча, Яшел Үзәндә яшәүче 80 яшьлек әбигә, янәсе, оныгы шалтыраткан. Өлкән яшьтәге кешегә, имештер, оныгының юлда авариягә эләгүе, аның гаепле булуы турында хәбәр иткәннәр. Шуннан соң трубканы бер ир алып, үзен полиция хезмәткәре буларак таныштырган. Ул 900 мең сум күләмендә акча түләү бәрабәренә килеп туган хәлдән чыгарга ярдәм итәчәген белдергән. Әмма әби 200 мең сумга гына ия булуын әйткән. Ир, шуңа риза булып, акчаны таксист аша тапшыруны сораган.
Хатын-кыз төргәкне биреп җибәргәннән соң оныгы белән элемтәгә кергән һәм шунда гына мошенниклар корбанына әйләнүен аңлаган.

Полиция хезмәткәрләре телефон аферистын тоткарлаган. Ул Казанда яшәүче 20 яшьлек ир-ат булып чыккан. Хокук саклау хезмәткәрләре аның әле тагын берничә шундый җинаятькә катнашы булуын ачыклаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү