Татарстанда бер түрә махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип җыелган акчаны үзләштерүдә гаепләнә

Әлмәт районында Икътисад идарәсенең сәүдә бүлеге башлыгы тоткарланган. «КП» мәгълүматлары буенча, ул мошенниклыкта шикләнелә.

Беренчел фаразлар буенча, шикләнелгән кеше Әлмәт районыннан махсус хәрби опреация зонасында катнашучыларга акчалата ярдәм күрсәтүләрен сорап эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә. Ул акчаны шәхси картасына салуларын сораган. Ә ярдәм хәби хезмәттәгеләргә барып җитмәгән дип фаразлана. Эшмәкәрләр 15 меңнән 50 мең сумга кадәр акча күчергән булганнар.

Шикләнелүчегә карата сак чарасы әлегә сайланмаган.


Фикер өстәү