“Кабинетыма керде дә гөрселдәп өстемә ауды”: Татарстан табибы гипертониянең үлемгә китерү куркынычы турында кисәтте

Кайберәүләр кан басымының хәтәр авыру булып торуын аңламый һәм аңларга да теләми. Чаллының 9нчы сырхауханәсе бүлек мөдире Ольга Ионова “КП-Казань” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, гипертониягә карата җиңелчә фикердә булу әле күптән түгел генә 50 яшьлек ир-атның аздан гына гүр иясе булмый калуына китергән. Гипертония сәбәпле, инфаркт кичергән ул.
– Аягында көчкә басып тора иде. Кабинетымның ишеген ачуга, өстемә диярлек гөрселдәп ауды. Кан басымын үлчәдек. 200/80. Күкрәгенең әчетеп авыртуын әйтте. Беренче ярдәм күрсәтеп, “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, артериясенә стент куеп, гомерен саклап калдылар, – дип сөйләп үткән Ольга Анатольевна.

Табиб әйтүенчә, соңгы вакытларда мондый очраклар шактый ук еш күзәтелә. Әнә узган атнада 35 яшьлек туташ микроинсульт кичергән. Инде берничә ел гипертониядән интегә икән. Чираттагы ялга киткәндә, даруларын үзе белән алырга оныткан.

– Гипертонияле яшьләрдән еш кына, кан басымы уйнаудан бернинди зыян юк, янәсе, ял вакытында, җәен дачада табиб билгеләгән даруларны эчмәскә дә була, дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килгәли. Арада, әби түгел бит мин гел дару эчәргә, дип җибәрүчеләре дә бар. Ләкин алар хаклы түгел! Даруны вакытында эчмәү организмыңны куркыныч астына кую дигән сүз! – дип белдергән Ольга Ионова. – Бу очракта эндотелийга – кан тамырының эчке катламына биш тапкыр тизрәк зыян килеп, атеросклеротик төеннәр пәйда була. Шулар инфаркт, инсультка, бөерләр һәм башка органнар зарарлануга китерә дә инде. Мондый сырхауның гомерен саклап калу бик кыенга туры килә.

Табиб һәр көн саен кан басымын үлчәп торырга, вакытында диспансеризация узарга киңәш иткән. Даруны даими эчүчеләр телефонына бу хакта искә төшереп тору өчен махсус кушымта урнаштыра ала, дип аңлатып үткән табиб.

Медик яшьләрдә гипертония авыруы сәбәпләрен аз хәрәкәтләнүгә, компьютерда, телефонда озак утыруга (муен, йокы һәм умырткалык артерияләре кысыла) бәйләп аңлаткан. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен эштә тәнәфесләр ясарга, торып баскаларга, хәрәкәтләнергә, буш вакытта һавада йөрергә кирәк, дип киңәш иткән ул.


Фикер өстәү