Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы башланды. Бирегә республикадан һәм илнең 77 төбәгеннән 1 меңнән артык делегат килгән.
Форумда катнашучылар дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
2023 елгы җыенның төп үзенчәлеге шунда: ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023» халыкара икътисадый форумы кысасында уза.
Делегатлар иртәгә Изге Болгар Җыенында катнашачак