Бер җәнлек йөздән артык тавыкны буган

Башкортостанның Ишембай районы, Исәкәй авылында ниндидер җәнлек берничә атна эчендә йөздән артык тавыкны буган. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Кошларның гәүдәләре теткәләнеп беткән. Кайберәүләр бу «чупакабра» эшедер, ди.

Кешеләр сүләре буенча, бу мифик җан иясе йорт хайваннарын, кошларны буып, каннарын эчә.

Ләкин олырак яшьтәгеләр башка фараз яклы: су буйларында, урман читләрендә яши торган ләтчә (ласка) һөҗүм итәдер, диләр. Алар нәкъ менә кошлар, тычканнар һәм бакалар белән туклана.


Фикер өстәү