Казанны чәчәкләр белән бизәүгә 55 миллион сум акча тотылачак

Барлыгы өч миллион чәчәк утыртылачак.

Казанда быел өч миллион данә чәчәк үсентесе утыртылачак, шуларның 1,5 миллионы — шәһәр муниципаль бюджеты акчалары исәбенә, ә бу 55 миллион сум дигән сүз. Бу хакта Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Сәлахетдинов сөйләде. Бу хакта «Казан ферст» яза.

Ул шәһәр мәйданчыкларын яшелләндерүгә өстәмә 108 миллион сум акча бүлеп биреләчәген әйткән.

Сәлахетдинов сүзләренчә, шәһәрнең 60 урамы 19 мең квадрат метрдан артык чәчәк белән бизәләчәк. Традиция буенча, чәчәк бакчалары Пушкин, Лобачевский, Ершов, Ырымбур тракты, Универсиада проспекты, Сибгат Хәким һәм башка урамнарда барлыкка киләчәк. Азатлык мәйданында розалар утыртылачак. Бу чәчәкләр беренче тапкыр Касаткин урамында пәйда булачак.

Казанның төп магистральләре буйлап ике меңнән артык чәчәк кашпосы урнаштырылачак. Шулай ук шәһәрдә 50 чәчәк фигурасыннан торган 20дән артык күләмле композиция барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү