Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә илнең иң дәрәҗәле орденын тапшырды

Россия Президенты Указы нигезендә Минтимер Шәймиев дәүләт каршындагы югары казанышлары өчен Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды. Минтимер Шәймиев әлеге орденны ил Президенты Владимир Путин кулыннан алды.

— Минтимер Шәймиев көчле һәм зирәк җитәкче. Бу бүләкне аңа тапшыру минем өчен зур дәрәҗә, — диде Россия Президенты.


Фикер өстәү