Фәрит Мөхәммәтшин Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты

Үзара хезмәттәшлекнең кулай юлларын эзләргә кирәк булачак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашуында шундый фикер әйтелде. Анда иң элек парламентара элемтәләр аша Иран белән Татарстан арасындагы багланышларны төрле яклап киңәйтү мәсьәләләре каралды.

Дәүләт Советы Рәисе кунакка «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы йомгаклары турында кыскача гына сөйләп үтте. «Саммитка күп кенә ислам дәүләтләреннән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 15 меңгә якын вәкил җыелды, – дип билгеләп үтте ул. – Әлбәттә, Ираннан да килделәр, без моның өчен бик рәхмәтле».

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан парламенты эшчәнлегенә кагылып, республикада күпмилләтле җәмгыятьне үстерү өчен депутатларның законнар чыгару эшчәнлегенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук, мәдәният, фән һәм аеруча туризм өлкәсендәге мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен, Иран парламенты белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ышаныч белдерде.

«Иранның Казандагы Генераль консуллыгының төп бурычы – Татарстан һәм  күрше төбәкләр белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү, – диде үз чиратында Иран дипломаты. – Бездә төбәкләр парламентлары юк, шуңа күрә Иран Мәҗлесе белән Татарстан Дәүләт Советы арасындагы үзара хезмәттәшлекнең иң кулай юлларын эзләячәкбез. Фәнни, мәдәни, спорт, гуманитар мөнәсәбәтләрне һәм аеруча туризмны үстерү өчен кирәк бу».


Фикер өстәү