Ялның тәме китмәсен: каникул башланмаган, инде балаларга бәйле күңелсез очраклар арта

Быел лагерьларга кешбэк программасы (әти-әниләргә акчаның яртысы кире кайтарыла иде) буенча юллама алып булмаячак. Тик киләсе елда мондый мөмкинлек тудырылыр дип өметләнәләр. Бу һәм башка яңалыклар хакында Татарстан Хөкүмәт йортында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта сөйләделәр. Шулай ук каникул вакытында өйдә калганнарны да күздән ычкындырмагыз, дип кисәттеләр. Ни өчен дигәндә, әле каникул башланмаган, инде балаларга бәйле күңелсез очраклар да бар.

Балалар чатыр, шәһәр чите, мәктәп лагерьларында да, шулай ук Кара диңгез буенда да ял итә алачак. Әтиләре хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән 6 мең гариза кергән. Бу сан чикле түгел. Авыру балалар да читтә калмаячак. Полициядә исәптә торган үсмерләр өчен исә «Галактика балалары» сменасы эшләячәк. Анда 42 районнан барлыгы 890 бала җыелачак. 5 мең бала Кара диңгез буйларында рәхәт чигәчәк. Әти-әниләр балаларын читкә җибәрергә курыкмый. Сезон якынлашкан саен, юллама сатып алучылар арта бара икән. Кыскасы, республика балаларның ялы өчен 2 миллиард сум акча бүлеп биргән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, балаларның ялын координацияләү буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – иминлек. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек чорында лагерьларда төрле тикшерүләр үткәрелә.

Ләйлә Фазлыева каникул чорында балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә, суда һәм юлда, шулай ук скутер, мотоцикл, самокатлардан файдалану кагыйдәләрен аңлатырга кирәклегенә басым ясады. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, фатирдагы тәрәзәләргә, урамдагы ачык чокырларга игътибар бирегез, дип кат-кат кисәтте.

Сүз уңаеннан, 22 майда ике үсмер бергәләп Казансу елгасын кичеп чыгарга теләгән. Тик берсенә йөзеп чыгарга насыйп булмый. Егетнең гомере 18 яшендә өзелә.

Лагерьлар тиздән ишекләрен ачачак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, быел ковид буенча чикләүләр гамәлдә әле. Смена башлануга ике көн кала  хезмәткәрләрнең сәламәтлеге тикшереләчәк. Республикада 57 кызамык очрагы теркәлсә, шуларның 24е балаларда табылган. Алар әлеге чиргә каршы прививка ясатмаган. Шуңа күрә балаларның, хезмәткәрләрнең прививкасы булуга игътибар биреләчәк.

Любовь Авдонина шулай ук лагерьларның 60 процентының кимерүче һәм бөҗәкләргә каршы санитар эшкәртү узганын, җәйге сәламәтләндерү оешмаларында хезмәт күрсәтә торган 27 туклану операторының эшенә күзәтү оештырылуын әйтте.

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдергәнчә, җәйге каникул вакытында 168 меңнән артык баланың ялын оештыру күздә тотыла. Министр яшьләрне бигрәк тә чатыр лагерьлары кызыксындыруын әйтте. Үзе бер романтика бит ул! Апас, Минзәлә, Нурлат, Питрәч һ.б. районнарда (барлыгы сигез) хәрби-патриотик сменалар оештырылачак. Яшел Үзән районында «Пионер» лагеренда этномәдәни чатыр лагере ачмакчылар.

– Без булган мәйданчыклардан файдалануны дәвам иттерәбез. Бүген глэмпинг һәм кемпинглар форматында махсуслаштырылган палаткалы лагерьлар проектларын эшлибез, – диде министр, яңалыкларга тукталып.

Быел Әтнәдә «Чулпан» һәм Җәй үзәгенең «Добрый» лагерьлары төзекләндерелгән. Соңгысы – Россиядә беренче тапкыр ачылган волонтерлар лагере.

Юллама әти-әниләр кесәсенә ни дәрәҗәдә сугачак? Алар акчаның 15 процентын түли. Әлеге түләү, сменага карап, 3–37 мең сумны тәшкил итә. Әйтик, Чистай районындагы «Кояш» лагеренда ял итү – уртача 5 меңгә, Казандагы «Заречье», «Молодежный» лагерьларына бару 13 мең сумга төшәчәк. Анападагы «Витязь» һәм «Глобус» лагерьларында ял итү әти-әниләрнең кесәсен 36 мең сумга такырайтачак. Кырымда «Сатера» лагеренда ял иткән өчен 37 мең сум түләргә туры киләчәк.

Узган ел «кайнар линия»гә 40 мең кеше шалтыраткан. Әти-әниләрнең күбесе балаларның яшәү шартларыннан, сменалар программасыннан, әйдаманнарның эшеннән, туклану сыйфатыннан канәгать калган. Әгәр җәйге ялга кагылышлы сорауларыгыз бар икән, 8(843) 207-28-73 номерына шалтыратып ачыклык кертә аласыз.

Быел барысы 1523 лагерь эшләячәк. Шуларның 128е – шәһәр чите, 12се – шифаханә-курорт, 5есе – Кара диңгез буендагы, 46сы – чатыр, 1345е – мәктәп яны лагерьлары.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү