“Сәләт”нең 30нчы сезонында 30 алан эшләячәк

Бу хакта “Сәләтле җәй-2023” кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.

– Бу җәйдә “Сәләт”нең яңа аланнары эшли башлаячак, шулай ук инде булган аланнарда яңа сменалар узачак. Әйтик, “Болгар – туган тел” аланы быел ике сменада узачак. Аның икенчесен “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә уздырырга ниятлибез, – диде ул.

Елдагыча, бу җәйдә Биләрдә “Сәләт” яшьләр уку-укыту форумнары уздырылачак. Әлеге форумнарның да соңгысы – алтынчысында “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучы укучылар катнашачак.

– Аланнарның һәм форумнарның барысына диярлек баланың татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп тормыйча кабул итәбез. Теге яисә бу бала татарча камил белмәскә, яки бөтенләй сөйләшмәскә, әмма телне өйрәнергә теләргә мөмкин. Аның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар, – диде Айгөл Габдрахманова.


Фикер өстәү