Түбән Камада яшәүче гаилә Абхазиядә ял итәргә теләп, 47 мең сум акчаларын мошенникларга күчергәннәр

Ир белән хатын 47 мең сумнан артыграк акчасыннан мәрхүм калган.

Түбән Камада гаилә пары җәйге ялны Абхазиядәге пансионатта үткәрмәкче булган. Алар интернетта отышлы гына тәкъдим тапкан, дип хәбәр итә KaznFirst Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып. Ир белән хатын, сайтта күрсәтелгән телефонга шалтыратып, 47,7 мең сумга 12 көнгә номер броньлаган. Бронь өчен өч көн эчендә тулы сумманы түләргә кирәклеге әйтелгән. Түләгәннән соң икенче көнне ваучер җибәрелергә тиеш булган. Әмма документ килмәгән.
Шуннан соң алар пансионат белән элемтәгә керәсе киткән. Администратор исә аларның исеменә бернинди дә бронь алынмаганын әйткән.
Ир белән хатын, ялган сайтка юлыгуларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү