Түбән Камада 58 яшьлек хатын-кыз юл салу өчен бетон плитәләр сатып алмакчы булганда акчасыннан коры калган

Түбән Камада бер пенсионер хатын-кыз юл салу өчен бетон плитәләр сатып алганда мошенникларга юлыккан.
58 яшьлек ханым бушлай белдерүләр сайтында үзенә кирәкле товарны тапкан. Сатучы бер плитә өчен 3 мең сум сораган.

Пенсионер, аның белән элемтәгә кереп, 24,5 мең сумга җиде плитә сатып алу турында килешкән. Сатучы, үзенә акча күчерү өчен, банк картасы номерын әйткән. Тегесе товарны китереп биргәннән соң гына түлиячәген белдергән. Ләкин сатучы, товар бәясенең һичьюгында яртысын түләргә кирәк, дип кырт кискән. Пенсионер плитәнең китереләчәгенә гарантия сорый башлаган. Эшләр болайга киткәч, сатучы аңа килешү төзергә тәкъдим иткән. Ханымга электрон почта аша килешү җибәреп, полимер материаллар заводына килүен сораганнар. Шуннан соң ханым товар бәясенең яртысын ничек түләгәнен үзе дә сизмичә калган.
Инде сатучы, янәсе, төягеч ватылды, төзәткән көнне яки икенче көнне үк товарны җибәрәчәкбез, дигән. Икенче көнне сатучы, товар иртәгә көндезге 2гә кителерәчәк, дип тынычландырган, шуннан соң китереп бирү вакытын 16.30га күчергән. Аннан соң инде хәбәрләргә җавап бирми башлаган. Шулай итеп, плитә китерелмичә калган.

Ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү