Казанда бер ир-ат, машина алмакчы булып, 1 миллион сум акчасыннан коры калган

Казанда 33 яшьлек ир-ат, машина алмакчы булып, мошенникларга 980 мең сум акча күчергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-ат үзе сөйләвенчә, ул интернетта иномарка сатылу турында белдерү табып, сатучы белән элемтәгә кергән. Тегесе, имештер, машинаны тиз генә сатарга кирәк, шуңа бәясен арзанрак куям, дигән. Бу сүзләрдән соң иргә шик төшеп, алыш-биреш урыны тирәсендә яшәүче танышыннан машинаның техник торышын һәм кирәкле документларын тикшерүне сораган. Барысының да тәртиптә булуына инангач, сатучы күрсәткән счетка 980 мең сум акча җибәргән. Шуннан соң ялган сатучы элемтәгә чыкмый башлаган. Шунда ир-ат үзен алдауларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникны эзләү эше алып барыла.


Фикер өстәү