Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

Беркемгә дә сер түгел, илебез соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичерде. Шушы шартларда студентларның «Work and Travel» программасы буенча Америкага барыр өчен таләпләр үзгәргәнме икән? Шул хакта белештек.

Бердәнбер мөмкинлек

«Work and Travel» (инглиз теленнән эш һәм сәяхәт дигәнне аңлата) –  Америкада эшләп һәм шуннан соң сәяхәт итү мөмкинлеге бирә торган халыкара студентлар алмашу программасы. Ул дүрт ай – майдан алып сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Әлеге программаның уңай яклары билгеле: чит илдә эшләү тәҗрибәсе,  инглиз теле практикасы, яңа танышулар һәм сәяхәт итү. Гадәттә студентлар официант, кухняда ярдәмче, кассир, җыештыручы һәм бассейнда яки күлдә коткаручы булып эшли. Гомумән, хезмәт базарында махсус әзерлек яки квалификация таләп итми торган күп вакансияләр тәкъдим ителгән.

Студентлар күңелләренә хуш килгән штатта эшли ала. Әйтик, океан янындагы эссе климатлы Вирджиния йә Флорида штатларын сайларга мөмкин. Эссене яратмасагыз, Американың төньяк-көнбатышында, Орегон һәм Вашингтон штатларында җәй салкынчарак була. Әмма анда да уртача җылы климат. Вайоминг һәм Аризона штатлары табигате, матур ландшафтлары белән билгеле. Кыскасы, сайлау мөмкинлеге зур.

Программада катнашу шартлары

«Work and Travel USA 2023» программасында катнашу өчен шартлар түбәндәгечә:

– югары уку йортының 1–3 курс студенты булу (соңгы курста укысаң, виза алу мөмкинлеге азрак, әмма бар);

– студентның яше Америкага киткәндә 18дән  23 яшькә кадәр булырга тиеш, кайбер компанияләр студентларны 25 яшькә кадәр ала;

– инглиз телен Intermediate – Fluent (урта дәрәҗәдән башлап телне ирекле белү белән тәмамлап дигәнне аңлата) дәрәҗәсендә белү.

Программа бәясен компанияләрдән төгәл ачыкларга кирәк – алар төрле. Әлбәттә, сентябрь – октябрь айларында «Work and Travel» программасы буенча Америкага барыр өчен студентлар арзанрак түли. Очу вакыты якынайган саен, бәя кыйммәтләнә. Мисал өчен, бер компаниянең Казандагы онлайн филиалында 16 сентябрьгә кадәр программа бәясе түбәндәгечә:

– Full Service (инглиз теленнән хезмәт күрсәтүнең тулы комплексы дигәнне аңлата, монда эш бирүчене эзләү ярдәме керә) – 1630 доллар (якынча 125 мең сум);

– Self Arranged (инглиз теленнән мөстәкыйль дигәнне аңлата, ягъни монда студентка эш бирүчене мөстәкыйль рәвештә эзләргә кирәк булачак) – 1330 доллар (якынча 101 мең сум).

Хәзер программаның бәясенә күз салсак, 3 апрельдән алып, сезон ахырына кадәр ул күтәрелгән: Full Service – 1729+35 доллар (якынча 135 мең сум); Self Arranged – 1429+35 доллар (якынча 112 мең сум).

Виза алу кагыйдәләре

Студентлар 2021 елның 1 апреленнән «Work and Travel» программасы буенча Америкага барыр өчен визаны Мәскәүдә генә ала иде. Тик менә май аенда АКШның Мәскәүдәге илчелеге визаның барлык төрләренә (шул исәптән студентлар визаларына да) гаризалар кабул итүне туктатты. Шуңа күрә бүген Россия студентларына виза алыр өчен башка илгә барырга туры килә. Әйтик, «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университетының 2 нче курс студенты Анастасия Сөләйманова быел виза алу өчен Сербиягә барган:

– Безнең тагын ике вариант бар иде: Әрмәнстан яки Чехия. Ләкин Әрмәнстан консуллыгында виза алу өчен аз урын калган, ә Прагага кадәр барып җитү авыр һәм кыйбатка төшә иде. Шуңа күрә без Белград шәһәрен сайладык. Виза алганда җиде кеше идек. Без өч кыз виза алдык. Ә берсенә һәм егетләрнең өчесенә виза бирмәделәр. Егетләргә сораулар да азрак бирелде кебек тоелды, – дип сөйли Анастасия. – Вакцинага килгәндә, ул башта кирәк була дигәннәр иде, чөнки Америкада ковид чикләүләре гамәлдә булган. Сәфәргә кимендә ике атна кала вакцина ясатырга кирәк иде. Әмма 11 майдан бу чикләүне бетерергә тиешләр, ягъни вакцина кирәк булмаячак. Тулаем алганда, барысы да яхшы! Россиядән Америкага туры рейслар гына юк. Шуңа күрә мин Ташкент аша Нью-Йоркка һәм аннан Оушен-Cити шәһәренә очам, шунда эшләячәкмен.

Гомумән, 2023 елда Америкага виза алу 2021 һәм 2022 елга караганда җиңелрәк, диләр. Кайбер илләрдә чиратлар кими бара. Кайсы илдә визаны алу отышлырак икәнлеген төгәл карап, ачыкларга кирәк, чөнки көн саен аның шартлары үзгәрә. Анастасия әйткәнчә, Россия студентларына соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә начар мөнәсәбәт күзәтелми. Илчелектә Украинага бәйле вазгыятькә карата сәяси позицияне һәм мөнәсәбәтне аныкламыйлар.

Киңәшләр

Гаризаны сентябрь – октябрь айларында бирү отышлырак. Җавапны никадәр иртәрәк алсагыз, яхшы эш табу мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк булачак һәм программа өчен дә азрак түлисе. Икенчедән, алдан ук хәл итәргә кирәк: программадан соң сәяхәт итәргә каласызмы, йә кире өйгә кайтасызмы. Өченчедән, инглиз телендә мөмкин кадәр күбрәк һәм ешрак сөйләшегез. Инглизчә аралашуның даими практикасы сезгә сөйләм телен үстерергә ярдәм итәчәк. Дүртенчедән, үзегез белән күп нәрсә алмагыз. Америкада болай да шәп шопинг, әле брендлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Гомумән,  кешеләр белән күбрәк танышырга тырышыгыз. Башка штатларга барып, фестивальләргә, концертларга, музейларга сәфәрләр кылыгыз. Бу бөтенләй башка дөнья, аның белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Диана КАРПОВА,

КФУның 2 нче курс студенты


Фикер өстәү