“Казан марафоны” финишында бер егет сөйгәненә тәкъдим ясаган

Казанда гашыйк егет “Казан марафоны” финишы сызыгын узгач та сөйгән ярына үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гашыйкларның икесе дә марафон йөгергән.

Дулкынландыргыч мизгелләрны чагылдырган видео шундук социаль челтәрләрне айкап чыккан, дип яза Prokazan.

Әлеге хәлнең шаһитлары әйтүенчә, кыз өчен бу көтелмәгән тәкъдим булган. Бик дулкынланса да, озак уйлап тормастан, “риза” дип җавап биргән.с


Фикер өстәү