Гыйлемханов Риман Солтан улы

1949 елның 18 гыйнварында Татарстанның Арча районы Субаш Аты авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлый.

Азнакай районында мәктәптә укыта. Казан телевидениесендә төрле елларда режиссер, балалар өчен һәм музыкаль тапшырулар, халык иҗаты редакциясе мөхәррире булып эшли. «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә, «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре» газеталарында хәбәрче, бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары вазыйфаларын алып бара. 2005 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында парламент хәбәрчесе.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Кыз-әбиләр» (2001), «Истә калганнар» (2016), «Әйтеп кенә бактым» (2019) китаплары авторы.


Фикер өстәү