1952 елның 28 февралендә Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
Хезмәт юлын телевидениедә яшьләр өчен тапшырулар мөхәррире булып башлый. 1978–1982 елларда – газета-журналлар нәшриятында партия оешмасы секретаре, аннан республика профсоюзларының «Яңа аваз» һәм «Новое слово» газеталары берләштерелгән редакциясендә баш мөхәррир. 1992 елдан 2022 елга кадәр – «Ватаным Татарстан» газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Җан ярам» (1996), «Янам әле хәзергә» (2002), «Суд залыннан» (2022) китаплары авторы.