Сафиуллин Әхәт Хафизулла улы

1936 елның 26 декабрендә Украинаның Донецк өлкәсе Тупиловка бистәсендә туа. Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлый.

1956–1992 елларда Казанның төрле төзелеш берләшмәләрендә мастер, прораб, инженер булып эшли. 1992–1993 елларда – «Чаян» журналында мөхәррир. 1994–1996 елларда – «Заман-Татарстан» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1996 елның июненнән – «Ватаным Татарстан» газетасының хатлар бүлегендә, соңрак әдәбият һәм сәнгать бүлегендә өлкән хәбәрче.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Сер бирмәдем» (1997), «Язларында ялгыз йөрсәң» (1982), «Онытылган вәгъдә» (1986), «Тулгана дөнья» (2000), «Моңлы бер җыр булып…» (2001), «Йомгак очы» (2002), «Җиденче буын» (2006) китаплары авторы.


Фикер өстәү