Тәхаутдинов Касыйм Нуриәхмәт улы (Касыйм Тәхау)

1925 елның 10 сентябрендә Татарстанның Лениногорск районы Тукмак авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Сугышчан батырлык» медале белән бүләкләнә. Иркутскида хәрби авиамеханиклар мәктәбен, Казан хәрби авиация училищесын, 1962 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1962 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр. «Ватаным Татарстан» газетасында 1990 елга кадәр эшли. 1990–1995 елларда – «Татарстан хәбәрләре» газетасында җаваплы секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2018 елда вафат.

«Без туганбыз матур яшәргә» (2009), «Туган җирем – назлы бишегем» (2009), «Авыл парчалары» (2010), «Кондызлар илендә» (2010), «Без «Үлем үзәне»ндә чыныкканнар» (2010), «Тимеркүк» (2010), «Заман һәм шәхесләр» (2011), «Кояшлы сукмагым бар» (2014), «Хәтәр җилләр эзсез калмас» (2015) китаплары авторы.


Фикер өстәү