Хәйруллина Илсөяр Мәсгут кызы

1947 елның 27 июнендә Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. 1970 елда Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлый.

Ике ел мәктәптә укыткач, «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә килә. Хатлар бүлегеннән башлап, фән-мәктәп, вузлар, пропаганда, партия бүлекләрендә эшли. Татарстан Республикасы профсоюзларының «Аваз» газетасын оештыра. «Татарстан хәбәрләре» газетасында сәясәт бүлеген җитәкли. «Татнефть» ААҖ «Рухият» яңарыш фондын оештыра, җиде ел башкарма директоры була. «Ватаным Татарстан» газетасында икътисад һәм махсус проектлар бүлеге мөдире булып 2012 елга кадәр эшли.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

«Рухият» фондында, автор-төзүче буларак, йөзләрчә китап нәшер итә. Алар арасында «Көмеш чишмәләр җыры» (1998), «Ромашкино» (1998),  «Ринат Галиев. Время. События. Люди» (1999), «Акбүз атым – ак канатым» (2000), «Татнефть. История компании» (2003), «Татавтодор. 1929–2009» (2009), «Татавтодор ветераннары» (2010) кебек тарихи китаплар аеруча игътибарга лаек.


Фикер өстәү