Юнысова Асия Шәйхеразый кызы

1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында туа. Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлый.

Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшли. «Татарстан коммунисты» журналында башта корректор, аннан тәрҗемәче вазыйфаларын башкара. 1989 елның октябреннән – «Социалистик Татарстан» газетасында тәрҗемә бүлеге мөдире, 1992 елдан 2007 елга кадәр әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Үскән кыз» (1988), «Мин кышны яратам» (2002), «Айлы юл» (2002), «Җәйне сагынам» (2005), «Сагынырсың әле» (2007), «Алмагач песие» (2007) китаплары авторы.


Фикер өстәү