Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы

1958 елның 17 мартында Татарстанның Яшел Үзән районы Айдар авылында туа. 1976 елда – Арча педагогия училищесын, 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1981 елдан – Татарстан китап нәшриятында корректор. 1982–1994 елларда «Казаньпромстрой» төзелеш тресты подразделениесендә кадрлар бүлеге җитәкчесе. 1994–2002 елларда – «Өмет» газетасының баш мөхәррире. 2002 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасының өлкән хәбәрчесе. 2003–2004 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасында хатлар бүлеге мөдире. 2004 елдан – «Ватаным Татарстан»да баш мөхәррир урынбасары, 2022 елдан – бүлек мөдире.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Ватаным» (2018) һәм «Кем син, Айдар бабам?» (2022) китаплары авторы.


Фикер өстәү