Әхмәтҗанов Ислам Галиәхмәт улы

1948 елның 15 апрелендә Татарстанның Буа районы Норлат авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген, 1986 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.  

1972–1978 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, өлкән хәбәрче. 1978–1982 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. 1982–1983 елларда – Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының оештыру эшләре мөдире. 1983–1984 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе, 1986–1989 елларда җаваплы секретаре. 1990–1992 елларда – «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары. 1992–1999 елларда – Татарстан Республикасының матбугат һәм мәгълүмат министры. 1999–2012 елларда – «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры.

Тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Мамадыш – яңарышта» (1989), «Буа ягым – тау ягым, «Свобода доступа к информации. Татарстанская модель: мифы и реальность» (1997), «Буинские просторы» (2000), «Туган туфрак кадере» – (автордаш, 2003), «Сабантуй» – (автордаш, 2006) китаплары авторы.


Фикер өстәү