Әмирханов Марат Әмирхан улы

1933 елның 22 апрелендә Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында туа. 1955 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1955 елдан укытучы булып эшли. 1970–1987 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында мәктәпләр, югары уку йортлары бүлеге, соңрак сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеге мөдире. 1987 елдан – «Сөембикә» журналында баш мөхәррир урынбасары.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Безнең лауреатлар» (1980), «Таш һәйкәл» (1987), «Чулманның ак йолдызы» (1988), Сөн моңы (1995), «Тәкъдир (2003), «Сайланма әсәрләр» (2004), «И кылган догам минем» (2008), «Бибимәмдүдә абыстай» (2019) китаплары авторы.


Фикер өстәү