Хамматов Шәмси Хәбибулла улы

1919 елның 15 апрелендә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Аккул авылында туа. Казан педагогия техникумын, 1943–1945 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый.

Педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, туган якларына кайтып, башта укытучы, аннан мәктәп директоры булып эшли. 1940 елның октябреннән – ВЛКСМның Түбән Сырга райкомы секретаре, Түбән Сырга партия аппаратында инструктор. 1945 елдан – «Кызыл Татарстан» газетасында мөхәррир урынбасары, өлкә комитетының мәктәпләр бүлегендә мөдир, «Татарстан коммунисты» журналы мөхәррире. 1960 елдан – «Совет Татарстаны» газетасы мөхәррире, «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» берләштерелгән газеталарының мөхәррире. 1983 елга кадәр – «Социалистик Татарстан» газетасы мөхәррире. 1959–1983 елларда – Татарстан АССР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе.

Тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре. 1988 елда вафат.

«Казанская организация большевиков  в годы первой русской революции (1955), «Газета һәм әдәбият дуслыгы (1979), «Муса Джалиль – солдат партии» (1984), «Муса Җәлил, аның каләмдәшләре» (1986) китаплары авторы.


Фикер өстәү