Әһлиуллин Мөнир Абдулла улы

1940 елның 27 сентябрендә Татарстанның Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1967 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген, 1975 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый.

1960 елдан – Кама Тамагы районының «Кызыл Байрак» газетасында бүлек мөдире. 1963 елдан – Лениногорск телевидение студиясендә мөхәррир. 1968 елдан – ТАССР Министрлар Советы каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хатлар бүлеге мөдире. 1969 елдан – «Кызыл таң» (Уфа) газетасында бүлек мөдире. 1973–1996 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында хәбәрче, баш мөхәррир урынбасары, 1990 елдан – баш мөхәррир. 1997 елдан – Татарстан китап нәшриятында директор урынбасары. 1999–2003 елларда – «Татарстан» журналында баш мөхәррир урынбасары, 2005–2007 елларда – «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөхәррире.

Татарстан Югары Советы депутаты (1990–1995 еллар). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Ямьле Болак буенда» (2003), «Җир улы» (2003), «Мәктәбем – гомер учагым» (2004), «Зөя буе – туган җирем» (2005) китаплары авторы.


Фикер өстәү