Шәрифуллин Наил Искәндәр улы

1957 елның 7 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. 1980 елда Казан авиация институтының радиоэлектроника факультетын тәмамлый.

1980 елдан – Лениногорск шәһәрендәге хәрби заводта самолетларга электрон җиһазлар җитештерү буенча инженер-технолог, инженер-конструктор, сынау лабораториясе башлыгы, автоматлаштырылган идарә системалары бүлеге начальнигы. Сериягә куелган приборны уйлап табучы. 1996–1997 елларда – Лениногорск шәһәр газетасында бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары. 1997–2011 елларда – «Татнефть» составындагы «ТМС-Буровой сервис» оешмасында сәнәгать электроникасы буенча белгеч. 2011 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасының махсус хәбәрчесе.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Соңарган сөю» (2012), «Кая бара бу дөнья?» (2014), «Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек, яки Җиденче каттан караш» (2017) китаплары авторы.


Фикер өстәү