Кәбиров Марат Рәфил улы

1970 елның 23 августында Актаныш районы Чуракай авылында (чынлыкта Казанда) туа. Башкортстанның Югары Яркәй бистәсендәге һөнәрчелек училищесында киң профильле механизатор һөнәре ала. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Беренче курсны тәмамлау белән ташларга мәҗбүр була. 1996 елда читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга керә һәм уңышлы гына тәмамлый.

1990 елдан «Һәнәк» журналында, «Йәншишмә» газеталарында эшли. 1991 елда яңа ачылган «Өмет» газетасына күчә. Әдәбиятның төрле тармагында, шул исәптән фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә эшли. 2000 нче еллар башында шәхси сайтын булдыра һәм электрон китапларын интернет аша тарату белән шөгыльләнә. Һәр язучыга үз әсәрен интернетка куеп сату итәргә мөмкинлек бирүче WebKitap нәшрият һәм сәүдә мәйданын оештыра. Шул ук вакытта бик күп газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. «Ватаным Татарстан» газетасында 2020 елның февраленнән эшли. «Язучы сүзе» рубрикасын алып бара.

Татарстан, Башкортстан, Россия Язучылар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Онытма таңнарыңны» (1991), «Серләшик әле бер» (1994), «Күңелле табын» (1999–2004), «Өзәнгегә баскан чак» (2002), «Иң күңелле китап» (2003), «Мәхәббәт яңгыры» (2006), «Китап» (2006),  «Мәхәббәттән җырлар кала» (1996, 2006), «Сагындым. Кайт инде» (2008), «Убырлар уянган чак» (2008), «Елмаю» (2009), Җыр дәфтәре» (2012), «Яралы моң» (2013), «Бердәнбер һәм кабатланмас» (2013), «Дүртенче үлчәм» (2018) «Хөрмәтле мәет әфәнде», «Сары йортлар сере», «Ул», «Акбабайның туган көне», «Чиксез табут», «Параллель дөнья», «Җанның ялангач чагы», «Киллер» китаплары авторы.


Фикер өстәү