Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов (Әхмәт Гадел)

1942 елның 2 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Ак Чишмә авылында туа. Лубян урманчылык техникумын, 1977 елда читтән торып Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.

1966–1982 еллар арасында Түбән Кама районы газетасында хәбәрче, немец теле укытучысы, производство гимнастикасы инструкторы, слесарь-монтажчы, тракторчы, компрессорчы, Казан телевидениесендә тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында методист, «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче булып эшли. 1983–1984 елларда – СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. 1992–1997 елларда – Татарстан Республикасының кинематография буенча дәүләт комитеты хезмәткәре. Аның сценарийлары буенча һәм автордашлыгында 50дән артык документаль фильм һәм балалар өчен мультфильмнар төшерелә. 1997–1999 елларда – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Эшчәнлегенең соңгы елларында – «Шәһри Казан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 2012 елда вафат.

«Поиск» (1963), «Күгәрченнәр» (1971),  «Чам» (1978), «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982), «Яшьлегем былбыллары» (1985), «Серле күпер» (1990), «Дәрт» (1992),  «Йолдызлы чат» (2000), «Рух бәйрәме» (2002),  «Таланган болытлар» (2003), «Еракта, томаннар артында…» (2007) китаплары авторы.


Фикер өстәү