Диндаров Илдус Гали улы

1949 елның 15 мартында Татарстанның Октябрь районы (хәзерге Нурлат) Биккол авылында туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, 1986 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.

1967 елдан – Аксубай районының «Авыл таңнары» газетасында тәрҗемәче, Түбән Камада химия комбинатында төзүче, КПССның Октябрь райкомы хезмәткәре, Норлат районы «Дуслык» газетасында мөхәррир урынбасары. 1986–1987 елларда – Минзәлә районы «Коммунизм таңы» газетасында мөхәррир. 1991–1998 елларда – Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары зонасы буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.1998–2002 елларда – «Шәһри Казан»да хәбәрче. 2002–2020 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.

Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Нурлат йолдызлыгы» (күмәк җыентык), «Гомер фасыллары (2007), «Күңел яктысы» (2009), «Язмышлар балкышы – Бикколым» (2010), «Җәй кайда кышлый?» (2011), «Зиреклем – туган җирем» (2012), «Үз ягымда», «Норлат җиренең атаклы кешеләре» (2017), «Чорлар чатында» (2019), «Минталип Миңнехановның тормышы турында» (2022) китаплары авторы.   


Фикер өстәү