1937 елның 28 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Тымытык авылында туа. 1955–1960 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, 1971 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.
1960–1962 елларда – Дөбьяз районының «Колхозчы», 1962–1967 елларда – Октябрь районының (хәзерге Нурлат) «Дуслык» район газеталарында хәбәрче. 1967–1972 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 1972–1975 елларда КПСС өлкә комитетында матбугат бүлеге инструкторы. 1975–2008 елларда – «Чаян» журналының баш мөхәррире. 2008–2011 елларда «Татмедиа» филиалы «Чаян» редакциясе журналы директоры.
Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Күңел чәчәкләре» (1967), «Тәрәзәгә чиртер мизгел» (1986), «Не верьте в приметы» (1980), «Ходячий анекдот» (1994), «Кусочек монолита» (1995) китаплары авторы.