Хәсәнов Альберт Бари улы (Альберт Ашыт)

1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбьяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында туа.1961 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1961–1969 елларда – Лениногорск районының «Ильич васыятьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге мөхәррире.1969–1976 елларда – «Татбурнефть» трестының вышкалар монтажлау конторасында производство бүлеге инженеры, шул ук оешманың партком секретаре. 1976–1986 елларда – Лениногорскидагы «Радиоприбор» заводының гражданнар оборонасы бүлеге җитәкчесе. 1990–1997 елларда – Лениногорск, Әлмәт төбәге буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2020 елның 8 ноябрендә вафат.

«Озын аяк» (1966),  «Таң йолдызы» (1966), «Кояш бүләк итәм» (1970), «Юллар үргә илтә» (1970), «Тугрылык» (1980), «Сөенеч» (1984), «Верность» (1984) «Легенды нехоженых троп» (1986), «Радость» (1986), «Шулай бермәлне» (1987), «Кемгә сөйлим серләремне» (1990), «Узел верности» (1997), «Яратмый мөмкин түгел» (2001), «Кан үче» (2002), «Җәнбәт җәвере» (2007) , «Полет пчелы» (2005) китаплары авторы.


Фикер өстәү