Гыймадова Гөлинә Шәйхелислам кызы

1978 елның 9 февралендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. 2002 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1999 елдан – балалар бакчасында тәрбияче. 1999 елдан –  «Өмет» газетасында  тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, 2006 елдан – мөхәррир. 2008 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында әдәбият һәм мәдәният бүлеге әдәби хезмәткәре, бүлек мөдире, 2021 елдан – баш мөхәррир урынбасары.

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Айдар Фәйзрахмановның гомер һәм иҗат юлына багышланган «Юлын белгән арымас» (2022 ) китабының автор-төзүчесе һәм мөхәррире.


Фикер өстәү