Хәйретдинов Сәмигулла Кәримулла улы

1946 елның 20 сентябрендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1970 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 

1962 елдан – Базарлы Матак пионерлар һәм мәктәп балалары йортында яшь хәбәрчеләр, радиотапшырулар түгәрәкләре җитәкчесе. 1965 елдан – төрле район газеталарында тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр һәм радиооештыручы. 1970 елдан – Мамадыш районының «Яңа тормыш» газетасында хәбәрче. 1980 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында партия тормышы бүлеге хәбәрчесе, хатлар бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары. Бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыта.

Тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 1994 елда вафат.

«Кырга тартыла күңел» (автордаш, 1975), «Еллар шаhит» (автордаш, 1982), «Алар Ильичка ант иттеләр» (1983),  «Классташларым» (1986), «Тату гаилә кебек» (автордаш, 1987), «Ерактагы якын авыл» (1990),  «Күңелем синдә, авылым!..» (2017),  «Кешене яшәлгән еллары түгел, кылган гамәлләре бизи» (2021) китаплары авторы.


Фикер өстәү