Шиһапов Илфак Илдус улы

1968 елның 5 апрелендә Татарстанның Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туа. Мәктәптә 10 нчы сыйныфны тәмамлый.

Төрле елларда Лениногорск районының «Заман сулышы», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан» газеталарында эшли. 2005–2006 елларда – «Ватаным Татарстан»  газетасында хәбәрче. Ике шәхси газета нәшер итә. Татарстанда беренче булып, электрон ресурслар ярдәмендә «Тишек» дип аталган сайт оештыра. Авыллар тарихын өйрәнә, шәҗәрәләр төзи. Россиянең күренекле журналисты һәм продюсеры. Төрле жанрда әдәби әсәрләр, җырлар иҗат итә.

2017 елның 30 маенда вафат.

«Кеше эзлим» (2019). Төзүчесе – Гөлнара Сабирова.


Фикер өстәү