Госман Зәйнетдинов (Госман Садә)

1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында туа. 1972 елда Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң – Аскын һәм Караидел  районнары газеталарында  тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр. 1972–1979 елларда – «Татарстан коммунисты» журналында тәрҗемәче, 1979 елдан – «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы секретарь, әдәбият һәм сәнгать мөдире. Туксанынчы елларда – «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталары хезмәткәре. 2005 елдан – «Шәһри Казан» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2014 елның 14 гыйнварында вафат.

«Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987), «Тайфун күзе» (1990), «Ярату ява» (2009) китаплары авторы.


Фикер өстәү