Ибраһимов Хәбир Кәбир улы (Ахир)

1958 елның 19 ноябрендә Татарстанның Апас районы Борнаш авылында туа. 1980 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1980 елдан – Апас мәдәният йортында методист, Болгаер мәктәбендә физик тәрбия укытучысы, озайтылган көн тәрбиячесе. 1985 елдан – Әлмәндәр авыл клубы директоры. 1985 елдан – Казанда профсоюзларның үзешчән сәнгать йорты бүлек мөдире, 1990 елдан – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә мөхәррир. 1994–1999 елларда – «Шәһри  Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында хәбәрче, «Татарстан» журналында бүлек мөдире, 1999 елдан – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир. 2001 елдан – «Идел» журналында бүлек мөдире, бер үк вакытта 2006 елдан – Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ТАИС (авторлык хокукларын яклау буенча оешма) директоры.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы.

«Аһәң» (2001), «Йокыга талган гүзәл» (2002), «Газиз ярым» (2006), «Ялгыз тәкәрлек» (2008), «Ышанма күз яшьләремә» (2022) китаплары авторы.


Фикер өстәү