Гатауллин Шәһит Хәбибулла улы

1949 елның 29 октябрендә Татарстанның Әлки районы Алпар авылында туа. 1977 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1967 елдан – силикат кирпеч заводында, Казан органик-синтез заводында эшче. 1977 елдан – Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Фома урта мәктәбендә тарих укытучысы. 1980 елдан – Әлки районы мәгариф бүлегендә инспектор. 1982 елдан – Әлки районы Чаллы мәктәбе директоры. 1985 елдан – Әлки районы газетасы һәм типографиясе җитәкчесе. 1990 елдан – шәхси «Намус» газетасы җитәкчесе. 1991 елдан – «Яңа аваз» газетасы хәбәрчесе. 1992 елдан — «Ватаным Татарстан» газетасының Чистай, Алексеевск, Әлки төбәкләре буенча үз хәбәрчесе.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Карлыгач кыясы серләре» (2005), «Өмет» (2008), «Шомагур» (2002), «Акча акчага тартыла» (2017), «Пар ромашка» (2018), «Алпар төбәге» (2019) китаплары авторы.


Фикер өстәү