Гайнуллин Хәлим Габдулла улы

1951 елның 1 гыйнварында Татарстанның Апас районы Кызыл Тау авылында туа. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген, 1984 елда Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый.

1975–1985 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче һәм өлкән хәбәрче. 1985–2002 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары, «Мәгариф» нәшрияты директоры урынбасары. 2002 елдан – Татарстан Юстиция министрлыгының «Хокук һәм хәят» журналы мөхәррире.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Человек нашего времени» (1999), «Апасым – гомер бишегем» (2000), «Гомер чакрымнары» (2003), «Мөхәммәт Гайнуллин – олуг  галим һәм язучы» (2003), «Язмыш тукталышы» (2005), «Тау ягының моңлы җырчысы» (2006) китаплары авторы.


Фикер өстәү