Хәйруллин Зөлфәт Әнәс улы 

1957 елның 5 мартында Татарстанның Балтач районы Чапшар авылында туа. 1981 елны Казан сәнгать училищесын, 1985 елда Н.Крупская исемендәге Мәскәү халык сәнгать университетын, 1991 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1974 елдан – Казан моторлар төзү заводында – рәссам-бизәүче. 1975 елдан – Балтач районы Тимирязев исемендәге колхозда рәссам-бизәүче. 1979 елдан – «Агропромстрой» конторасында рәссам. 1987 елдан – «Җылылык челтәрләренең Казан предприятиесендә рәссам. 1992–2019 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында җаваплы секретарь урынбасары. Бик күп рәсем күргәзмәләре оештырыла. 2019 елдан «Шәһри Казан» газетасында эшен дәвам иттерә.

Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Дусларым, дус-ишләрем»  (2009) китабы авторы.


Фикер өстәү